«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм бүләкләр уйнатты
Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 691 укучы катнашкан. Төп призны, 100 мең сумны, райондашыбыз Тәскирә Кашапова алды. Котлыйбыз!
Акциядә катнашучылар арасында бу юлы Балтач районы иң актив район булды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү 11 февральдә 15 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Казан, Декабристлар ур., 2) була.